«Кодалар игезәкләр кебек охшаш»: Зинира һәм Ризат Рамазановлар әти-әниләрен күрсәтте

Җырчылар әти-әниләрен бертөрле киендереп фотога төшкән.

Зинира һәм Ризат Рамазановларның фан клубы җырчыларның ике як әти-әниләре белән төшкән фотосын куйган. Бу фотода кода-кодагыйлар бертөрле итеп киенгән.

Бактың исә, аларга бер төрле киемнәрне Ризат белән Зинира бүләк иткән икән.

Җырчыларның виртуаль дуслары кодаларның охшашлыгына шаккаткан.

«Кодалар игезәкләр кебек охшаш»;

«Әле бертөрле свитер да кигәннәр»;

«Әтиләрегез бер-берсенә бигрәк охшаган»;

«Искитәрлек охшашлык, әтиләрегез дә, әниләрегез дә бер-берсенә нык охшаган».

«Кода-кодагыйлар бертуганнар шикелле нык охшашканнар»;

«Кода-кодагыйлар бер чишмә суы эчкәннәр ахры »;

«Киемнәре дә бертөсле бит», — дип «ах» иткән тугры тамашачылар.

«Нинди бәхетле парлар»; «Молодцы, ике якны да тигез күргәч», — дип сокланган кайбер инстачылар.