Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөмбелә Вәлиәхмәтованың танышы ямаш шештән вафат: «Ике кечкенә баласы ятим калды…»

Җырчы Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшләгән Сөмбелә Вәлиәхмәтованың якын танышы яман шеш авыруыннан вафат булган. Венераның 5 һәм 1 яшьлек сабыйлары ятим калган...

news_top_970_100
Сөмбелә Вәлиәхмәтованың танышы ямаш шештән вафат: «Ике кечкенә баласы ятим калды…»
https://www.instagram.com/sambella___/

«Көн дә яңа фаҗига булуына күнегеп килсәк тә, соңгы көннәрнең вакыйгалары йөрәкне өтеп алды. Качмануда балалары күзалдында бәкегә төшеп югалган хатын видеосыннан соң «Моннан да үкенечле тагын нәрсә була ала?" дип тетрәнгән булсам, Мәләкәстәге вакыйга тагын да өнсез калдырды.

Һәм менә кичә генә әни шалтырата, «Венера үлгән», ди. Мин кайчандыр күршедә яшәгән Венера апа дип уйладым. Коронавирустыр, яше дә бар иде, «Урыны җәннәттә булсын», дип кенә куйдым… Әни минем тыныч реакциягә аптырап: «Ике баласы ятим калды инде» — дип көрсенеп куйгач, аптырап сорадым. «Туктале, кайсы Венера турында әйтәсең син, әни?»

«Иске Рәстән».

«Әнис абый кызымы?»

Баскан урынымда катып калдым. Ул бит әле миннән дә кечерәк. Ул бит әле япь-яшь… Ничек инде? Шундый чая, үткен кызмы? Ул бит классларындагы иң үткен телле малайларны да бик тиз урынына утырта иде. Әле кайчан гына Гөлфия апа белән бергә клубта концертлар, бәйрәмнәр үткәреп йөри иде бит… Кайчан? Нәрсә булган?

Дөнья булгач андый хәл дә була икән.

Яман чир яшькә дә балаларга да карап тормый. Яшь гомер өзелүе бер әрнетсә, балалар ятим калуы меңләтә йөрәкне әрнетә… Олысына 5 яшь, бәләкәенә әле 1 яшь тә тулмаган.

Ана назына иң мохтаҗ чаклары… Эххх.

Менә шундый чакта беребезнең дә мәңгелек түгеллеге, бу дөньяда кунак кына икәнлеге искә төшә.

Ииннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.Я, Раббым, күркәм сабырлыклар бир гаиләсенә.

Руфия апа, Әнис абый! Тирән кайгыгызны уртаклашам. Бернинди сүзләр белән дә бу кайгыны җиңеләйтеп булмас. Бу зур сынау. Сабырлык, рух ныклыгы телим сезгә.

Я, Раббым, Әнис кызы Венераның рухын шат кылып, җәннәтле итсәң иде. Балаларына якты киләчәк насыйп итсәң иде, тормыш юлларында яхшы кешеләр генә очрап торса иде.

Дуслар, кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтсәк иде. Бәләкәй балаларга көндәлек кирәк-ярагы да бик күп кирәк бит аның. Әтиләренә беренче вакытта булса да зур ярдәм булыр иде», — дип язган ул инстаграм сәхифәсенә.

Сөмбелә мәрхүмәнең якын туганының карта номерын күрсәткән. Сабыйларга түбәндәге номер буенча матди ярдәм күрсәтергә мөмкин: 5336 6109 7137 6090 (Гөлия Илгизәровна)


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100