Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймовага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар…

Җырчы Ильмира Нәгыймова соңгы фотосессиясеннән бер өзекне инстаграмга куйган. Үзе әйтмешли, яраткан әби-апаларына чәйнәргә тагын ризык булган…

news_top_970_100
 Ильмира Нәгыймовага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар…
Рамил Гали

Ник дигәндә, Ильмира анда шактый кыска һәм күкрәк тирәсе ачык булган ике күлмәктән «позировать» иткән. Билгеле инде, күпләргә бу ошап бетмәгән.

«Юк, килешми, Ильмира, һәр чорның үз киеме»,

«Озын күлмәк яхшырак сезгә, ачуланмагыз»,

«Бу хатын тормыш алып бара торган кеше түгел инде»,

«Бер сүзем юк, талантлы ул Ильмира, ләкин бөтен җире ясалган»,

«Бер үк иреннәреңә башка тия күрмә»,

«Русланны көнләштерәсең инде, Ильмира»,

«Озын күлмәк белән матуррак күренәсең, юк, болары артык кыска»,

«Хыяллана бу хатын», — ише комментарийлар калдырганнар аңа.

Икенче берләре җырчыны яклап чыккан. «Бик матур. Әле кыланыр чагы. Күлмәкләре дә бик килешә!» «Курчак кебек», «Чибәр, сүз дә юк, эх янында Руслан һәм балалары да булса», «Нәрсә кисә дә матур, гәүдәсе шәп», «Ул бит әле яшь, илле яшьләрдә шулай киенсә иде. Шәһәрдә яши, авылда түгел. Үз-үзен карый, молодец!» — дигәннәр.

Хәтта, әлеге видео астында Ильмирага тәкъдим ясаучы да булган: «Миңа кияүгә чык әле!» — дип язып куйган берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100