Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпова турында: «Билетларны өй саен йөреп сатарга кушты…»

Бу көннәрдә җырчы үзенең турында пычрак сүзләр ишеткән. Дәшмичә калырга, читтән генә күзәтергә уйлаган ул башта, ләкин түзмәгән, инстаграмга чыгарган.

news_top_970_100
Чулпан Йосыпова турында: «Билетларны өй саен йөреп сатарга кушты…»
Рамил Гали

Чулпан турында берәү: «Билет сатылдымы?» — дип көн саен шалтырата. Дөресен әйтеп бардым, 270 урынның 10ысы гына сатылды, дидем. Концерт көнне дә башта шалтыратып сорадылар, «Нихәл анда, билетлар белән хәлләр?» — дип. Үзгәрешләр юк, дип җавап бирдек. Ярар, кайтып карыйбыз, бәлки, кеше җыелыр әле, диделәр.

Кайттылар болар… Кичке җидегә кадәр көттеләр. Шуннан, кеше килмәгәч, нинди генә сүз әйтмәделәр. Иң кызыгы: «Өй саен йөреп сатарга иде билетларны, башың бетсен, мин сиңа моны болай гына калдырмыйм», — диде Чулпан», — дип язган инстачы.

Моңа җавап итеп җырчы: «Кемгә шулай дидем, үлә-ә-әм… Уф, Алла каршында оят булсын бу кешегә. Беркайчан да андый сүз сөйләгәнем булмады, иманым камил, Аллаһ Тәгалә алдында. Ун кешегә дә концерт куйган булды, унбиш кешегә дә. Тулаем бер номерны да кыскартмыйча ике сәгатьлек концертны барыбер куябыз. Ике кеше килсә дә, алар мине карарга дип килә бит. Булдымы шундый хәлләр, тамашачыларым, языгыз әле!» — дигән.

Хәлләр моның белән генә бетмәгән әле. Чулпанның күңелен тагын да әрнеткәне башкасы, менә болай дип язучысы: «Шундый тозсыз кешегә охшаган шул ул. Әле ул сторисларында концерт белән барган бер җирдә ашап утырганнарын күрсәтә. Имеш, безне шулай каршы алалар… Менә шушы б.ны өстәлләр әзерләп көтеп торырга тиешләр инде… Шаккатам. Сторисларын нигә карый идем: челтәрле бизнеска язылды бит ул да. Нинди кыяфәтләргә кереп бетәр икән бу, дип күзәттем. Баштарак, әйдәгез минем командама, дип ялынып карады инде көн дә. Сүнде… Туган ягында бөтенләй яратмыйлар аны…»

Чулпан монысына да җавапсыз калмаган. Барысына да җайлап, тәфсилләп, иркенләп төнлә утырып күңелендәгесен язган.

«Мин бүген үземә карата шундый әшәке сүзләр ишеттем. Бер сүз дәшмичә, читтән генә карап торырмын дигән идем…

Бу аклана икән дип уйламагыз, юк, үз сүземне әйтәсем килде. Ашау турында: мин бит берәүне дә мәҗбүр итмим. Безнең татар халкы бик кунакчыл, шушы б.ны да хөрмәт итеп, өстәл корып каршы алалар. Ничек инде аларга рәхмәт әйтмисең.

Челтәрле бизнеста эшлим, тик аны көне-төне инстаграмга куярга димәгәндер бит инде. Минем кечкенә генә булса да көчле командам бар, миңа артык күп кирәкми…

Күңелемә иң авыры туган як турындагысы булды. Аваз салган җирем, суларын эчеп үскән туган нигезем… Алла боерса, май аенда анда концерт белән кайтабыз. Шунда сөйләшербез әле, яме.

Ачуланмагыз, шундый нечкә күңелле кеше инде мин. Бар яктан да килгән кешеләр сирәктер ул.

Тыныч төннәр, якыннарым», — дип тәмамлаган җырчы. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100