Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Александр Градский үлгән

РФ халык артисты, җырчы, композитор Александр Градский бүген төнлә үлгән. Аңа 72 яшь булган.

news_top_970_100
Александр Градский үлгән
"Беренче канал"дан скриншот

Бу турыда aborgradsky аккаунты инстаграмда хәбәр иткән. «Александр Борис улы вафат… Эпоха китте… Рәхмәт аңа иҗаты өчен… Ул мәңге безнең йөрәкләрдә калачак», — дип язганнар.

Шушы көннәрдә артистны хастаханәгә салган булганнар. Инсульт кичергән дип фаразлыйлар. Гомумән, соңгы арада, коронавирус белән чирләп алганан соң, аның сәламәтлеге нык какшаган булган.

Александр Градскийның тамашачысы өчен бу бик зур югалту. «Кызганыч, яшәрлек, иҗат итәрлек кеше иде бит әле», «Эх, легендаларыбыз китеп тора…», «Әй, Ходаем, бер-бер артлы нинди шәхесләр китә арабыздан», «Чын талант иясе иде», «Хуш, маэстро», — дип язганнар, һәм артистның якыннарына сабырлык, түземлек теләгәннәр.

Александр Градскийның урыны оҗмахта булсын, тыныч йокласын. Амин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100