Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар блогерлары сүгенеп сөйләшмәсеннәр, татар хәрефләре белән язсыннар… 

Теле-радио тапшырулар алып баручысы, журналист, продюсер, бүгенге көндә «Тәртип» радиосы хезмәткәре Айваз Садыйров инстаграмда татар блогерларына кодекс булдыруны тәкъдим итә.

news_top_970_100
 Татар блогерлары сүгенеп сөйләшмәсеннәр, татар хәрефләре белән язсыннар… 
Татар-информ архивы

«Кичә «Тәртип» радиосының кичке эфирында блогер һәм аның җавалылыгы турында сөйләштек. Блогер, гомумән, социаль челтәрдә аудиториягә йогынты ясый алучы, үрнәк кеше җаваплылык тоярга тиеш — бу фикер белән барысы да килешә кебек. Әмма кайда башланып, кайда тәмамлана соң бу җаваплылык? Эфир барышында татар блогеры кодексын булдыру дигән фикер туды.

Мин блогерлар өчен катгый кагыйдәләр булырга тиеш, димим. Сүз иреге, иҗат иреге дигән төшенчәләр бар. Цензура да кирәк түгел. Бу үзенә күрә киңәшләр җыелмасы, ориентир сыман нәрсә килеп чыгарга тиеш. Аның рәсмилегенә дә дәгъва кылмыйм. Язылмаган законнар диикме соң инде…

Ни өчен кирәкме бу?

Чөнки блогерның (социаль челтәрдә аудиториясе булган һәркемнең) халыкка йогынтысы зур. Без — киңәшче дә, үрнәк тә, ияртүче дә. Үзеннән үзе социаль миссия үтибез булып чыга. Милли эшнең дә бер өлеше безнең җилкәләргә төшә.

Аннан, блогерлар һәм аудиториянең дә фикерләрен ишетәсе килә. Бәлки гомумән кирәкмәгән әйбердер…

Әйдәгез болай: үземнән берничә пункт. Иптәш блогерлар (даими рәвештә контент элүче аудиторияле аккаунт ияләре), сез дә берничә пункт өстәп, дәвам итегез. Укучылар да үз тәкъдимнәрен язсын. 

ТАТАР БЛОГЕРЫ КОДЕКСЫ 

1.    Гадел булу: ялган мәгълумат сөйләмәү, фактларны тикшереп җиткерү;

2.    Плагиат булдырмау: автор рөхсәтеннән башка фото-видео, текст материалларын үзеңдә бастырмау;

3.    Зарар китермәү: кешегә яла якмау, мәсхәрәләмәү, шәхси серен таратмау;

4.    Грамоталы булу: язганда һәм сөйләгәндә гади грамматик, синтаксик, хаталар җибәрмәскә тырышу;

5.    Реклама өчен җавап бирү: үзең рекламалаган товар яки хезмәтнең сыйфатын, дөреслеген алдан тикшерү;

6.    Милли миссияңне тою: мөмкин булган кадәр үз теленңә язу, аудиторядә милли үзаң формалаштыру һ.б. 

Ә хәзер, рәхим итеп, Сез дәвам итсәгез иде», — дип язып элгән Айваз соңгы посты астына.

 «Юк-бар, килде-китте сөйләмәү. Сүгенмәү!» 

«Сәламәтлеккә кагылышлы темаларга аеруча сак булу. Табиб түгелсең икән, ниндидер препаратлар тәкъдим итүдән тыелу», 

«Постларны язганда татар хәрефләрен куллану», 

«Шәхси аккаунтларда (мисал өчен артистлар) челтәрле бизнес рекламасыннан баш тарту. Танылган кешеләргә аның иҗатына, эшчәнлегенә мөкиббән китүчеләр языла, ә алар туктаусыз реклама куя», — кебек пунктлар өстәгәннәр әлегә инстачылар. 

Айваз соңыннан барлык тәкъдимнәрне туплап, киңәшләшеп, редакцияләп кодексны янәдән карап чыгарга һәм ачык ресурсларга урнаштырырга ниятли. Татар блогерларыннан кәнәгать булмасагыз, алар эшчәнлегендә нәрсәдер үзгәртәсегез килә икән, сез дә инстагармга кереп Айвазның соңгы посты астына үз фикерегезне рәхәтләнеп калдыра аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100