Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар»лар «Тәртип»кә килә! — Айваз Садыйров белән Айсылу Лерон «Тәртип»кә кушылды

Алар «Тәртип»тә җаваплы вазифаларда.

news_top_970_100
«Татар»лар «Тәртип»кә килә! — Айваз Садыйров белән Айсылу Лерон «Тәртип»кә кушылды

Август ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Тәртип» тапшырулары яңа FM ешлыкта яңгырый башлады. Шул вакытта «Тәртип» нең кабат халыкка кайтуына зур көч түккән, саклап калган «әнисе» — баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева радиога яңа команда туплау турында сүз кузгаткан иде. Ниһаять, командага кемнәр килеп кушылуы билгеле булды.

Ел башында «Татар радиосы» радиостанцияләр челтәренең баш мөхәррире вазыйфасыннан китүен игълан иткән Айваз Садыйров «Тәртип» тапшыруларының башкарма продюсеры итеп билгеләнде. 

Шулай ук күптән түгел инстаграмында «Татар радиосы»ннан китүен хәбәр итеп, күп кенә язылучыларын аптырашта калдырган Айсылу Лерон «Тәртип» тапшыруларының PR бүлеге җитәкчесе вазыйфасына чакырылды. 

Әлеге пар шул ук радиода кайчандыр популяр кичке радиошоу алып барганлыгын беләбез.

Яңа көчнең «Тәртип» тәге бурычылары һәм максатлары билгеле булды.  Алар «Тәртип» нең мәдәни һәм җәмгыяви өлкәләрдә әһәмиятен үстерү, радионың брендын күтәрү, үсеш стратегиясен булдыру, радиопродуктларны тагы да популярлаштыру, тыңлаучылар санын арттыру, аның географиясен киңәйтү, татар телле радиостанцияләр арасында позицияне ныгыту белән шөгыльләнәчәк.

Айваз белән Айсылуның радио өлкәсендә күп еллык тәҗрибәләре барлыгын беләбез. Димәк, якын киләчәктә «Тәртип”тә тагын да яхшырак үзгәрешләр башлануында шик юк, — ди Ризәлә Исмәгыйлева.

«Тәртип» тапшыруларын хәзер Казанда 93.1, Яр Чаллыда 90.2 FM ешлыкта һәм tartip.tatar сайтыннан тыңлап була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100