news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әбри Хәбриев Рифат Зариповның портретын ясаган — фото

«Иң яхшы бүләк — үз кулларың белән ясаган бүләк», — ди ул.

news_top
Әбри Хәбриев Рифат Зариповның портретын ясаган — фото
Михаил Захаров

Юмор остасы Әбри Хәбриев үз куллары белән Рифат Зариповның портретын ясаган. Ул бүләкне Рифатның Казандагы концерты вакытында тапшырган. Әбри бу турыда инстаграм сәхифәсендә яза.  

«Өченче портретым абыйда! Иң яхшы бүләк — үз кулларың белән ясаган бүләк», — ди ул. 

Сәхнәдәшләре һәм инстадуслары Әри Хәбриевнең талантына шаккатканнар. 

«Әбри, нәкъ Рифат булган бит бу! Мин дә чиратка басыйм әле», — дигән җырчы Айгөл Бариева. 

«Синдәге талант! Бигрәк күпкырлы икәнсең», — дип мактаган Ильвина. 

«Шулай инде, минем туган конгә ясыйм дигән идең, туган көннән соң өч ай үтте. Ә картина юк. Ярар, кирәкми инде, рәхмәт», — дип юри генә үпкәләгән Фирдүс Тямаевның биючесе Альберт Әхмәтов. 

«Афәрин», «Булган бу», «Супер рәсем», — дип язган Әбринең виртуаль дуслары.

Бер инстачы гына портретны кара рамка эченә урнаштыруын ошатмаган.

Әбри Хәбриевнең Фирдүс Тямаевның сурәтен ясавы

турында язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар