Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ваһаповчылар» Гөлсирин Абдуллина белән хушлашкан

Яшь җырчының Ваһапов фонды белән төзегән 8 еллык килешүе тәмамланган.

news_top_970_100
«Ваһаповчылар» Гөлсирин Абдуллина белән хушлашкан
Салават Камалетдинов

Яшь җырчы Гөлсирин Абдуллина Ваһапов фонды белән хушлаша. Аның продюсер Рифат Фәттахов белән төзегән 8 еллык контракты ахырына якынлашкан.

«Минем өчен бу шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да вакыйга. Шушы 8 ел эчендә мин иҗатымны, үз юлымны, үз җырларымны, үз тамашачымны, үземнең мәхәббәтемне таптым. Олы сәхнәләргә аяк басып, зур шәхесләр белән чыгыш ясадым. Әле мин рәсми рәвештә эшлим һәм мине фестивальнең концертларында күрә алачаксыз.

Иҗатым тагын да яңа сулыш белән сулый башлаячак! Яңа образлар, өр-яңа җырлар! Һәм мин инде болар өстендә эшли башладым», — дип яза ул.

Продюсеры да үз сәхифәсендә хушлашу посты урнаштырган. Иң мөһим момент турында да язарга онытмаган. «Гөлсирин белән матур итеп эшләдек, бернинди җитди конфликтлар, аңлашылмаучанлыклар булмады», — дигән үзенең күпчелек җырчылары белән гаугалашып аерылышкан продюсер. "Без хушлашмыйбыз! Безнең хезмәттәшлек бары тик яңа баскычка күтәрелә», — дип тә өстәгән.

Инстадуслары һәм тамашачысы Гөлсирингә алга таба да иҗат уңышлары, яңа күтәрелешләр теләгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100