Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева иң зур үкенечен әйтте

Җырчы туй көнендә профессиональ фотограф ялларга акча җиткерә алмаулары турында сөйләгән.

news_top_970_100
Алсу Фазлыева иң зур үкенечен әйтте
https://www.instagram.com/alsufazlyeva/

Җырчы Алсу Фазлыева инстаграм дусларына үзенең бу тормыштагы иң зур үкенече турында сөйләгән.

«Иң үкенгәнем - туебызны төшерергә профессиональ фотограф чакырмавыбыз. Туй киемнәрен алдык, өстәлне барладык, тамада ялладык… Ә менә фотографка акча җитмәде.

Килгән кунаклар фотоаппаратларыннан булган фотоларны җыеп, үземчә туй альбомы ясадым», — дигән ул.

Җырчы сәхифәсенә туй көннәренең фотосын да урнаштырган. Алсу белән Азат Фазлыевның яшьлек фотоларын күреп, инстадуслары аларның бер дә үзгәрмәүләре турында язган.

«Бер дә үзгәрмәгәнсез. Икегез дә яшь, матур»;

«Нинди сокланырлык, матур яшьлек. Тигезлектә гомер итегез»;

«Алсу, күп булсалар да, кадере булмас иде. Безнең туйга 35 ел узды, аклы-каралы фотолар гына бар. Кайвакыт искә төшереп утырырга ярап тора», — дигәннәр.

«Безнен туй көнне, көне буе төшереп йөргән фотоаппаратны пленкасы белән урлап киткәннәр иде. Әле ярый ЗАГСның аерым фотографы булды», — дигән бер инстачы.

«Гаилә корып җибәргән һәркемдә була торган хәл ул, Алсу, борчылма» — дип тынычландырганнар җырчыны. «Көмеш, алтын туегызгызга профессиональ видеограф һәм фотографлар булыр», — дигәннәр.

Фотосессия өчен генә яңадан туй ясарга тәкъдим итүчеләр дә булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100