news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин бертуган абыйсы һәм сеңлесе белән җырлаган видео чыкты

Җырчы концерт барышында сәхнәдән төшеп, сеңлесен һәм абыйсын җырлаткан.

news_top
Ришат Төхвәтуллин бертуган абыйсы һәм сеңлесе белән җырлаган видео чыкты
Салават Камалетдинов

Ришат Төхвәтуллинның фан клубы аккаунтында җырчы сеңлесе Айгөл һәм абыйсы Ринат белән җырлаган видео чыкты. Анда җырчы тамашачылар янына төшеп, залда бертуганнарын кочаклап җырлата:

Тормыш урамнарында,

Кышның бураннарында

Таянырлык абыем бар,

Ышанычлы абыем бар,

Дип яшим яннарыңда.

Гел бергә бердәм булып,

Матур балачак узып.

Эшләп үстек, гөрләп үстек,

Җырлап үстек, җырлап яшик

Абый-энеле булып.

«Молодцы! Шул тиклем матур җырлыйлар», «Шундый дус туганнар булу-үзе бәхет — дип сокланган инстачылар.

«Нигә Айгөлне үзең белән гастрольләргә йөртмисең? Бигрәк матур җырлый бит», - дигән комментарий да бар.

Ришат Төхвәтуллинның сеңлесе җырчының иҗади төркемендәге биюче егеткә кияүгә чыккан, дип язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар