Дилә Нигъмәтуллина су астында «туй» фотосессиясе ясаган
Җырчы бу турыда сториста сөйләде.
Дилә Нигъмәтуллина үзендә курку хисен җиңеп, су астында туй күлмәгеннән фотосессия ясаган. Ул фотосессиядә үзе генә булмавын әйтте, әмма кияү егетен күрсәтмәде.
Җырчы үзенең йөзәргә яратмавын, фотосессиядән соң нык аруы турында сөйләде.
Ул виртуаль дусларына яңа фотосессиядән фотоларын да күрсәтте. Фотоларга «бу минем өчен иң коточкыч тәҗрибә» булды, дип язган җырчы.