Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда театр директорын ашыгыч ярдәм хастаханәсенә бүлек мөдире итеп билгеләгәннәр

Армандо Диамантэның ике югары белеме бар, аның берсе психология юнәлеше буенча. 

news_top_970_100
Чаллыда театр директорын ашыгыч ярдәм хастаханәсенә бүлек мөдире итеп билгеләгәннәр
"Мастеровые" театры

Чаллыда «Мастеровые» рус драма театры директоры Армандо Диамантэ яңа вазифага билгеләнде. Хәзер ул Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең «Медицина+» түләүле хезмәтләр бүлеге мөдире булып эшләячәк. Бу хакта «Татар-информ”га хастаханәдә хәбәр иттеләр. 

Армандо Диамантэ театрдагы һәм хастаханәдәге эшен берьюлы алып барачак. Ул инде «Медицина+» бүлеге белән таныша башлаган. Армандо Луиджиевич агентлыкка үз фикерен белдерүдән баш тартты, документлар теркәү эше әле бетмәгән диде. Баштарак «Татар-информ» хәбәрчесе белән аралашканда, ул театрның үзе өчен бизнес булуын, хәтта аэропорт белән дә шулай ук уңышлы идарә итә алырга мөмкин булуын әйткән иде. Театр белән җитәкчелек иткәнче, Диамантэ җирле телевидениенең берсе белән идарә иткән. 

БСМПда мондый гадәти булмаган сайлауны Диамантэның нәтиҗәле менеджер булуына бәйләп аңлаттылар. Администрация фикеренчә, бүлектә нәкъ менә шундый идарәче кирәк тә икән, монда төп юнәлешләрнең берсе — предприятиеләрдә һөнәри тикшерүләр уздыру. Шулай ук Армандо Диамантэның ике югары белеме бар, өстәвенә, аларның берсе — психология юнәлеше буенча, бу медицинага якын.

«Армандо Диамантэ — эш башкаруда үзенчәлекле алымнар куллана һәм яңа идеяләр тәкъдим итә. Аның уй-фикерләре БСМП бүлегенең эшен камилләштерер дип ышанабыз. Чөнки безнең өчен иң мөһиме — кешегә юнәлгән булу. Ә ул — бу юнәлештә театрда күп эш башкарды. Һәр пациент үзенең безнең өчен мөһим булуын белергә тиеш һәм Армандо Луиджиевич моңа ирешә алыр дип ышанабыз», — диделәр хастаханәдә.

Социаль челтәрләрдә театр директорының хастаханәгә куелуы турында бик кызу фикер алышалар. «Россия — мөмкинлекләр иле!» «СССРда атом сәнәгате министры итеп агроном куелганнан соң Чернобыль булды», «Минем дә актерлык белемем бар, гинеколог буласым килә, кемгә мөрәҗәгать итәргә икән?» «Нигә цирк директорын гына куймаганнар?» дип шаяртып һәм гаепләп язалар. Шулай ук «Бөтен хастаханәләрдә дә икътисад буенча урынбасар бар, анда табиб белгечлеге булу мәҗбүри түгел. Тавышланмагыз!» дип язучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100