Инстачылар Ләйсән Мәхмүтованың улы турында: «Ник Ералашта төшмәгән» | intertat.tatar

Инстачылар Ләйсән Мәхмүтованың улы турында: «Ник Ералашта төшмәгән»

Җырчы улы Сөләйманның фотоларын куйган һәм 18 яшьлек туган көне белән котлаган.

Җырчы, «Зөләйлә» төркеменең солисты Ләйсән Мәхмүтованың улы Сөләйманга 18 яшь тулган. Бу уңайдан артист улының фотоларын инстачыларга күрсәтте.

Ләйсән Мәхмүтованың хезмәттәшләре, виртуаль дуслары 18 яшьлек егеткә изге теләкләрен язып калдырган.

«Бу малай ни эшләп Ералашта төшмәгән», дип язучыга «төште үзебезнекендә» дигән артист.

«Пешкән алмалармыни», дип тә комментарий калдырган берәү.

«Спортка йөртегез бу егетне» дип киңәш бирүчегә «йөрде ул» дип җавап язган җырчы.