Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Беренче баласы тугач, Җәвит Шакиров карават астында йоклаган

Бу турыда хатыны Зөлфия Шакирова сөйләде.

news_top_970_100
Беренче баласы тугач, Җәвит Шакиров карават астында йоклаган
Рамил Гали

«Татарстан — Яңа гасыр» телеканалында Зәмирә Рәҗәпова алып бара торган «Әй, язмыш, язмыш…» тапшыруында Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Зөлфия Шакирова тулай торак бүлмәсендә яшәгән вакытларын искә алды.

«Салих Сәйдәшев йортында артистлар тулай торагы иде бит. 13 квадрат метрлы бер бүлмә, анда зур мич тә бар иде. Шул бер бүлмәдә өч гаилә яшәдек. Җәвит Театр училищесында укый, театрда актер булып эшли. Гаиләне туендырасы бар бит, спектакльдән соң монтировщик -декорацияләр җыючы да булып эшли. Шунда эшләгәнгә хуҗасы „Әниләр һәм бәбиләр“ спектакленең иске декорациясен бирде. Шулай итеп, үзебезнең карават кырыеннан бүлеп алдык. Ул -студентларның тимер караваты инде», — дип сөйләде җырчы.

Бала тугач, Җәвиткә йокларга урын юк. Караватны өч кирпечкә күтәрдек. Караватта бала белән мин йоклыйм. Ә Җәвитнең ярты гәүдәсе идәндә, яртысы карават астында. Әле анда тартма-тартма китаплар, кышка әзерләгән кыяр-помидорлар… Ике ел ярым шулай яшәдек. Аннары фатир бирделәр», — дип тәмамлады Зөлфия Шакирова.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100