Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Роберт Миңнуллин балачагында кем булырга хыялланганын сөйләгән

Шагыйрь үзенең умартачы булырга теләгәнен әйткән.

news_top_970_100
Роберт Миңнуллин балачагында кем булырга хыялланганын сөйләгән

ТНВ каналындагы «Ком сәгате» тапшыруына биргән интервьюсында Роберт Миңнуллин балачагында умартчы булырга теләве хакында сөйләгән булган.

«Сигезенче классны бетергәч, Уфада сәүдә-кулинария училищесында 2-3 ай укыдым. Тугызынчы класска барасы килми. Әнкәй, каяндыр газетадан белдерү күреп, укып кара, диде. Аннары җибәргәндә, тамагың да тук булыр, өстең дә бөтен булыр, бик тырышсаң, берәр ресторан директоры да булырсың, дип минем күңелне күтәргән булды.

Шушы әйбер минем күңелдә калды. Быел Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 ел (тапшыру 2017 елда яздырылган).Мин аңа багышланган китап эшләп чыгардым. Ул - безнең бөек кулинарыбыз. Балачактан килгән ниндидер әйбер, мине тартып китерде. Шунда конкурс булып, мин ашларга бәя дә биреп утырдым. Тәмлене аера беләбез бит», — дип сөйләде ул.

Әмма Роберт Миңнуллин анда укый алмаган, кайтып киткән.

«Ул фәкать әнкәйне, туганнарны сагыну хисе… Мине апаларга урнаштырдылар. Табигатьнең елак, кешене дә елата торган чак. Түзлмәдем. Сигезне бетергән егет, елый-елый кайтып киттем. Ул елны колхозның бөтен эшен эшләдем. Минем колхозник кенәгәм дә бар», — дип сөйли шагыйрь.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100