Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сезнең хатын ашарга пешермиме әллә?» - Салават Миңнеханов кызык видео куйган

Җырчы ит белән бәрәңге пешерә.

news_top_970_100
«Сезнең хатын ашарга пешермиме әллә?» - Салават Миңнеханов кызык видео куйган
"Татар-информ" архивы

Салават Миңнеханов Инстаграмдагы сәхифәсендә ашарга пешергән видеолар куйгалап тора. Бу юлы да ул кичке сәгать алтыда тренерыннан куркып кына ашарга пешерергә тотынган.

Видеода аның ит белән бәрәңге пешергәне күренә. Иткә тоз һәм борыч сибә, сарымсак сылый, бераз май сала һәм фольгага төреп духовкага куя. Җырчы ашарга пешкәнче ятып та ала.

«Кичке сәгать сигезенче китте, мин алтыдан соң ашамыйм. Итнең дә кайчан пешеп чыгачагын белмим. Әгәр ул көя икән, күңелсез булачак инде», — дип сөйләнә ул.

Ул арада итне духовкадан ала, хуш исен камера аша инстачыларга җиткерә алмавына «борчылып куя» һәм ашарга утыра.

«Сарымсагын күбрәк салганмын, ахры», — ди ул.

Менә шул сүзеннән соң инстачыларның күңеле күтәрелгән.

«Шәп, бик шәп булып чыкты бу!!! Молодец! Сарымсак ашагач, бүген ялгыз йокларсың бугай»;

«Ирләр пешергэн ризыкка фәрештә канатын тыгып тәмләндерә»;

«Хатын әзерләп биргәнне көтеп ятмый»;

«Афәрин! Хатын күрмәгәндә тәмле пешерергә өйрәнеп маташасың икән… Ай-хай, тырыш та инде син»;

«Бик тәмледер, авыздан сулар килде» кебек хуплау комментарийлары калдырганнар.

Инстачылар арасында «Гүзәлем кая?», «Салават, сезнең хатын ашарга пешермиме әллә?» - дип кызыксынучылар да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100