Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльза Заяри белән Артур Исламов икенче тапкыр әти-әни булган

10 ноябрь көнне әлеге иҗади гаиләдә Айлин исемле кыз бала дөньяга килгән.

news_top_970_100
Эльза Заяри белән Артур Исламов икенче тапкыр әти-әни булган
Салават Камалетдинов

Җырчы Эльза Заяри һәм Артур Исламовлар гаиләсендә зур сөенеч. Алар 10 ноябрьдә икенче тапкыр әти-әни булган. 

Җырчылар шатлыклы хәбәрне инстаграм челтәренә чыгармаган иде. Соңгы вакытта гына сторислары аша Эльзаның әни булганын аңлап алдык. 

«Бу хакта сөйләп йөрмәдек. Бәби табар вакытым җиткәнче сәхнәдә булдым. Йөклелегемне каплый торган күлмәкләр кияргә тырыштым», — диде «Интертат» хәбәрчесенә Эльза.

Җырчының назланып өйдә утырырга вакыты булмаган, Эльза кызы Айлинны табу белән үк сәхнә эшчәнлеген дәвам иткән. 

«Без бөтен нәрсәгә дә үзебез ирешергә, авырлыкларны үзебез җиңәргә ияләнгән пар. Шуңа күрә иҗат белән дә шөгыльләнәбез, балаларыбызны да үзебез үстерәбез. Алар гел безнең белән бергә. Дөрес, ерак юлларга чыкканда Артурның әнисен чакырып китерәбез. Аңа ярдәм итәргә минем әнием дә килә. Шулай итеп, без чит ил сәхнәләрен яулаганда кызларыбызны әниләребез караша», — дип сөйләде Эльза. 

Исламовларның ике кызларының да исемнәре үзенчәлекле. Иделиягә дә, Айлинга исемне Эльза үзе сайлап кушкан. Олы кызлары Иделия инде мөстәкыйль, ул быел беренче сыйныфка укырга кергән.

«Иделия бик кызыксынучан бала. Аны үзебез белән бөтен җиргә алып йөрергә тырышабыз. Иделия театрны аеруча ярата. Төрле костюмнар киеп ала да, сәхнә артында спектакль куя», — ди Эльза. 

Шулай ук Эльза Заяри узган елның гаиләләре өчен бик авыр сынау елы булу турында әйтеп алды. 

«Гаиләбезнең тоткасы булган әбием һәм бабаем арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Алар безнең өчен бик кадерле иде. Бер генә концертыбыз да, бәйрәмебез дә әби-бабайдан башка узмады. Телевидениегә интервьюлар биреп, минем клипларда төшеп, бик актив тормыш рәвеше алып бардылар. Шәһәрдәге бер генә чараны да калдырмый торган, янып яшәүче кешеләр иде алар. Кызганыч, вирус өлкәннәрне аямый шул», — дип сөйләде җырчы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100