Памела Андерсон алтынчы тапкыр кияүгә чыкты | intertat.tatar

Памела Андерсон алтынчы тапкыр кияүгә чыкты

Кияү 13 елга яшьрәк.

53 яшьлек актриса һәм фотомодель Памела Андерсон җансакчысына кияүгә чыккан. Ул аның алтынчы рәсми ире була. Яңа ир хатыныннан 13 елга яшьрәк. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Яңа роман пандемия аркасында — карантин һәм изоляция вакытында башланган. Памела Андерсон туен яшереп кенә уздырган. Кунаклар булмаган. Шулай да тантана вакытында кәләш берничә тапкыр туй күлмәге алмаштырган, диелә бу хәбәрдә.

Памела Андерсон «Спасатели Малибу» сериалы аша бик яхшы таныш. Шулай ук «Скуби-Ду» фильмныда ул үзе булып уйный.