Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәхәббәт белән дә шөгыльләнегез инде» — Рөстәм Нәбиев интим видео куйган

Инстачылар мондый күренешләрне инстаграмга урнаштыру оят дип саный.

news_top_970_100
«Мәхәббәт белән дә шөгыльләнегез инде» — Рөстәм Нәбиев интим видео куйган
https://www.instagram.com/rustam_nabiev92/

Танылган блогер, парадимпияче Рөстәм Нәбиев инстаграмга интим видео урнаштырган. Блогер белән хатыны Индира, ярымшәрә килеш, душ керәләр.

«Сине тулысынча аңлаучы һәм яратучы, нәрсә генә булуга карамастан, янәшәңдә барган кешең булу нинди бәхет. Тормыш катлаулы һәм төрле. Кыенлыкларны бергәләп җиңү күпкә җиңелрәк. Мин сиңа барысы өчен дә рәхмәтле», — дип матур сүзләр язган Рөстәм Индирасына.

Блогерның инстадусларында әлеге пост каршылыклы фикерләр тудырган. Аларның бер өлеше хисле видеога соклануларын белдерсә, икенчеләре мондый шәхси әйберләрне интернет челтәренә чыгаруны урынсыз дип саный.

«Гаилә, мәхәббәт, яшьлек... Барысын да аңлыйм. Ләкин артыгын кыланасыз. Бер-берсен яратучы ике кешенең серләрен башкаларга күрсәтергә ярамый. Эротикага охшап тора. Сезнең аккаунтны өлкән яшьтәге кешеләр дә карап бара. Әниләр, әбиләр. Аларга мондый күренешләр нигә кирәк? Уйланыгыз»;

«Пляжда бер тапкыр да мондый күренешкә юлыкканым юк. Сез мәхәббәт белән шөгыльләнгәндә ялгыш килеп кергән кебек хис иттем үземне. Шундый уңайсыз»;

«Мин рус кызы, Дагыстанда яшим. Минем фикеремчә, мөселман халкы үзен болай тотарга тиеш түгел. Мин үзем беркайчан да су коену киеменнән видеога төшмәс идем. Өлкән яшьтәге туганнарыгыз да кисәтү ясамыймы?»;

«Бер-берегезне яратканыгыз аңлашыла инде. Мин сездән көнләшәм хәтта. Блогерлык, акча хакына нәрсә генә эшләмисең!»;

«Әти-әниегез ничек карыйлар мондый фото-видеоларга? Миңа оят булыр иде алар каршында… Безнең буын икенче төрле тәрбияләнгән шул. Фильмнар барганда да үбешә башласалар, мин чыгып китәм, ә хәзерге яшьләр, балалар, киресенчә, тагын үземә чыгып китәргә кала»;

«Мәхәббәт белән дә шөгыльләнегез инде. Бәхет тынычлыкны ярата. Мондый күренешләрне инстаграмга куймыйлар», — дип тәнкыйть утына тоткан инстачылар Рөстәм белән Индираны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100