Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кассир хатасы аркасында гади хатын долларлы миллионершага әверелгән

Кассир ялгышып, ун доллар тора торган билет урынына 20 долларлыгын биреп җибәрә.

news_top_970_100
Кассир хатасы аркасында гади хатын долларлы миллионершага әверелгән
https://pixabay.com

Американың Боно шәһәрендә яшәүче хатын долларлы милилонершага әверелгән. Супермаркет кассиры хатасы аркасында ул миллион доллар (75 миллион сум чамасы) откан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Хатын кибеткә азык-төлек алырга килә, шунда берничә лотерея билеты да ала. Аларның һәрберсе ун доллардан артык тормый. Тик кассир хатын ялгышып, 20 доллар тора торган лотерея билетын биреп җибәрә. Нәкъ менә шушы билет отышлы булып чыга да.

Лотерея билетын алгач, бу хатын машинасына чыгып утыра да, тизрәк тикшереп тә карый. Отыш турында язу күргәч, башта ул 100 доллар оттым дип уйлый. Ләкин «М» хәрефе дә ачылгач, ул елап җибәрә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100