Гүзәл Уразованың гаиләсе ишәйгән | intertat.tatar

Гүзәл Уразованың гаиләсе ишәйгән

Җырчы инстачылардан матур песи исемнәре сорый.

Гүзәл Уразованың гаиләсе ишәйгән — иҗади пар песи баласы алган. Тик менә кечкенә йомшакка исем таба алмыйча, аптырашка калганнар. Гүзәл Уразова исем сайларга булышуларын сорап, инстачыларга мөрәҗәгать иткән. «Өч көн песигә исем таба алмыйбыз. Авыр булмаса, языгыз әле берәр матур песи исеме», — ди җырчы.

Җырчының балалары песи янында мәш киләләр. Камилә песигә «Мурка» дип эндәшә.

Инстачылар песи баласына «Бәхет», «Милена», «Элис», «Лунтик», «Ириска», «Каспер», «Оскар», «Тәмлүшкә», «Компот» дигән исемнәр язганнар. «Данирныкы кебек Кәшифә дип кушыгыз». — дип тә комментарий калдырган берсе.