Әнвәр Нургалиев «курчак кебек» хатынын күрсәтте
Җырчы шигырь юллары белән хатынына мәхәббәтен аңлата.

Җырчы Әнвәр Нургалиевтан хатынын күрсәтүне сорыйлар икән. Ул инстаграмга гаиләсе белән төшкән фотоны куйды.
«Хәерле кич, дусларым, бәгырьләрем. Ничек кәефләрегез? Нигә Иринаны күрсәтмисең, дип күп язасыз», — ди ул.
Җырчы бу пост янына шигырь юллары да яза.
«Яшьлек гөлем син, кояшым,
Минем гомер юлдашым.
Ярым була күр гомерлек,
Сөюләрем мәңгелек», дип мәхәббәт аңлата ул.
Инстачылар Ирина ханымны ошаткан. «Курчак кебек», «пар килгәнсез», «искиткеч пар», диләр һәм бәхет телиләр.