news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Азат Фазлыев никах көнен искә ала: «Ыгы-зыгылы булды ул никах»

Никах укыткан елда Азат Фазлыев «Динамо» спорт комплексында сакчы булып эшләгән.

news_top
Азат Фазлыев никах көнен искә ала: «Ыгы-зыгылы булды ул никах»
Салават Камалетдинов

Алсу һәм Азат Фазлыевларның никах укытуына ундүрт ел булган. Азат Фазлыев, ул көнне искә алып, үзенең Инстаграм аккаунтында язма урнаштырган.

«Бүген безнең никах көне. Ул көнне кичәгедәй хәтерлим. Мин «Динамо» спорт комплексында сакчы булып эшли идем. Бер тәүлек эшләдем дә, никахка кайтып киттем. Балтачта әниләр белән очраштык та, Алсуларга бергәләп кайттык. Ыгы-зыгылы булды ул никах. Тиз генә укыттык та, ашап та тормыйча Казанга киттек, чөнки ул көнне «Йолдызлар фабрикасы»ның сайлап алу турында катнашасы бар иде.

14 ел элек тормыш нинди ритм белән башланган булса, әле дә шулай дәвам итә, Аллага шөкер. Әле монда чыгыш ясыйсың, әле тегендә, әле командировка… Шул арада балаларны да үстерәбез. Тормышыбыз Сөбханалла, Алсуга барысы өчен дә рәхмәтлемен», — дип яза ул.

Инстачылар да Фазлыевлар гаиләсен никах көне белән котлаган, бәхетле, тигез тормыш, сәламәтлек теләп язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар