news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Лилия Муллагалиевага: «Балалар өчен тырыш, акыллы, аек әти сайлагансың»

Җырчы иренең шугалак ясаганын видеога төшергән.

news_top
Инстачылар Лилия Муллагалиевага: «Балалар өчен тырыш, акыллы, аек әти сайлагансың»
Салават Камалетдинов

Лилия Муллагалиеваның ире гаиләсе өчен шугалак ясаган. Аларның дүрт баласы да шугалакта мәш килә. Төпчек уллары эскәмия этеп йөри.

Инстачылар бу гаиләгә соклануларын белдергән: «Икесе дә уңганнар», «Ир тырышмаса, хатын гына булдыра алмый», «Гаилә җанлы кешеләр», «Нинди матур гаилә. Карап туеп булмый», «Лилия, уңдың ирдән», «Җәен — бассейн, кышын — шугалак. Барысы да балалар өчен эшләнә. Молодец, Лилия! Балалар өчен тырыш, акыллы, аек әти сайлагансың».

«Лилия, тәпи киткән балаларга тренер булырлык тәҗрибәң бар», «Лилия, бишенчесен алып кайтырга вакыт җиткән», — дип тә язучылар бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар