Венера Багаутдинова икенче тапкыр әни булган | intertat.tatar

Венера Багаутдинова икенче тапкыр әни булган

«Яңа Гасыр» телеканалы белгеченең икенче никахыннан улы туган.

«Яңа Гасыр» телеканалының PR бүлегендә эшләүче, татар кинолары актрисасы Венера Багаутдинова-Хәкимованың икенче никахыннан улы туган.

«Төкле аякларың белән, улыбыз. Без Сине бик көттек. Безнең олы улыбыз абый булды, ә без бәхетле әти-әни», — дип язган ул үз сәхифәсендә.

Венера Багаутдинова «Җылы эзли җаннар» фильмында төшкән иде. Аның беренче никахыннан улы Кәрим бар.