Ләйлә һәм Рөстәм Галиевларның Мәскәүдән кайткан самолетта чемоданнары югалган | intertat.tatar

Ләйлә һәм Рөстәм Галиевларның Мәскәүдән кайткан самолетта чемоданнары югалган

Анда нигездә Рөстәмнең әйберләре һәм күчтәнәчләр булган.

Башкортстан җырчылары Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар Дубайда эшлекле сәфәрдә булды. Алар Мәскәү аша кайтканда самолетта бер чемоданнары югалган. Бу турыда Ләйлә сториста хәбәр итте.

«Чемоданда Рөстәмнең бритвалары, киемнәре, күчтәнәчләр иде. Дубайда сатып алынган яңа киемнәр дә шунда иде. Бик кызганыч. Эзлиләр инде… Табылса ярар иде», — дип сөйләде ул.