Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев татарча аңламый торган тамашачылары өчен русча җырларга җыена

Җырчы Уфадагы концертыннан кызык видео куйган.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев  татарча аңламый торган тамашачылары өчен русча җырларга җыена

Фирдүс Тямаевның Уфадагы концертына татарча белми торган тамашачылар килгән. Видеода күренгәнчә, алар сәхнәгә чәчәк күтәреп менәләр һәм татарча берни аңламаулары турында әйтәләр.

«Мин бит татарча аңламый торган кешеләр концертка килгәнен белмәдем. Сезнең өчен русча җырлыйм хәзер, кояшларым минем», — дип сәхнәдән озата аларны җырчы.

«Башка телләрне анламасак та, тыңлыйбыз бит. Матур, дәртле җырлары белән халыкны үзенә җәлеп итә белә»;

«Концерт ут, суперэнергетика, күңелне айкарлык җырлар, аның йөреше, биюләре, тормыштан алынган мәзәкләре. Язып бетереп кенә булмый, барып күрергә кирәк. Афәрин, Тямайчик!»;

«Менә бит ничек яраталар»;

«Синең магнитың бармы әллә? Барысы да сиңа тартыла», — дип комментарийлар калдырган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100