Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Римма Никитина сәхнәгә чишенеп чыга" дигән сүзгә әнисе ничек дип җавап биргән?

Римма Никитинаның Казанда узган дискотека-концертына әнисе Рәкыя ханым да килгән иде. Аны белән Римма: “Әни бик матур җырлый, баш хисапчы булып эшләде, хәзер пенсиядә. Керәшен ансамблендә бердәнбер татар ул. Ансамбльнең баш солисты", - дип таныштырды.

news_top_970_100
"Римма Никитина сәхнәгә чишенеп чыга" дигән сүзгә әнисе ничек дип җавап биргән?
– Рәкыя ханым, бер зур җырчы бүгенге эстраданы сугыш кыры белән чагыштырган иде. Кызыгызны шул яуга җибәрү кыен булмадымы?

– Балаларымның өчесе дә кечкенәдән җырлады. Римма бигрәк тә. “Мәктәпнең сандугачы” дип йөрттеләр аны. Авылда (Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе) кечкенәдән сәхнәдә булды. Җырлады да, биеде дә. Мин үзем дә сәхнәдән төшкәнем юк. Римма ул бар авырлыкны үзе җигелеп тарта. Сәхнә бит ул - бик авыр хезмәт, анда җигелеп тармасаң булмый. Аңа булышучы юк. Без инде мораль яктан гына булыша алабыз. Әмма ул үзе дә молодец. Аның җырлавын әтисе дә ярата иде, ул аны җырчы итәсе килде. Зур сәхнәгә китүенә бер караганда горурланам да, икенче яктан борчылам, куркам да. Аның йокысы да юк, эшли дә эшли ул.



– Әни кеше өчен баласының вакытында башлы-күзле булуы да кирәк бит әле. 

– Нәрсә дим, үз насыйбы үзенә торадыр әле. Бәхете көтсен, саулыгы булсын. Яше бара дип кайгырмыйм.

– Римма турында “Җырлый белми, сәхнәгә чишенеп чыга” дигән сүзләрне сез дә ишетәсездер инде. Моңа мөнәсәбәтегез?

– Сәхнәгә чыккан икән, яратучысы белән бергә, яратмаучысы да була. Көнләшүчесе дә, сөенүчесе дә. Ә мин кызыма дусларын, фанатларын сөендереп, дошманнарын көендереп яшәвен телим.

– Сәхнә кешесе булгач, Римманың авылга кайтып, төрле эшләргә булышырга вакыты бармы?

– Булыша. Бәрәңге чүбе утарга да кайта, суганга да. Бәрәңге алырга көтеп торабыз менә. Бу концерттан соң Ульянга барып кайта да, аннары ике-өч көнгә авылга кайта ул. Бергәләшеп бәрәңге аласы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100