Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лениногорск башлыгы Рәгать Хөсәенов исеме каян алынганлыгын әйтте

Рәгать исеменең мәгънәсен башлыкка Кувейттан килгән дәрәжәле кунак аңлаткан.

news_top_970_100
Лениногорск башлыгы Рәгать Хөсәенов исеме каян алынганлыгын әйтте
Видеодан скриншот

Лениногорск башлыгы Рәгать Хөсәенов журналистлар белән очрашуда үз исеменең нәрсә аңлатуы турында сөйләгән.  

«Бала вакытта Рәгать исеме кушканнарына үртәлә идем. Үсеп, аңлый башлагач, горурланырга тотындым. Чөнки гарәп халкында, без мөселманнарда ул бик сирәк, кадерле исем.  

Мин туганда бабайга 90 яшь булган. Ул бик белемле, дини кеше иде. Бабай мин туганны көтеп алган һәм исемне дә үзе сайлап кушкан. 

Дүрт ел элек кызык хәл булды. Безгә Кувейттан бер дәрәҗәле кунак килгән иде. Кабул итү бүлмәсенең ишегендә минем исемне укыган да, сәркатип кыздан: «Бу аның исемеме?» — дип, кат-кат сораган. Минем янга кергәч, Рәгать исеменең Кувейтта иң бай, мәртәбәле шейхларга гына кушылуын әйтте. Шуннан соң исемем белән тагын да горурлана башладым», — дигән Рәгать Хөсәенов.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100