Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«На-На» төркеменең 50 яшьлек солисты япь-яшь кызга өйләгән

Владимир Политовның беренче хатыныннан кызы Алена бар.

news_top_970_100
«На-На» төркеменең 50 яшьлек солисты япь-яшь кызга өйләгән
Рамил Гали

«На-На» төркеменең 50 яшьлек солисты Владимир Политов 26 яшьлек җанатарына өйләнгән. Благовещенскида яшәүче Ольга исемле кыз Политовны яратып йөргән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Никах быел гыйнварда ук теркәлгән. Алар 2017 елда танышкан. Ольга Владимирның телефонын табып, үзе беренче шалтыраткан.

«Кыш иде. Ул җылы итеп киенгән. Беренче карашка бер артык җире юк, тыйнак кына кыз. Аннары ул фотоларын җибәрде», — дип сөйли Политов «Секрет на миллион» тапшыруында.

Университетны тәмамлагач. Ольга Мәскәүгә күченгән һәм Политов белән ешрак күрешә башлаган. Аннары Политов кызны үзенең фатирына күченергә чакырган. Туй булмаган, алар язылышкан гына.

Хәзер Ольга белән Владимир балалар табу турында уйлый. Музыкант кыз һәм малай булуын тели.

Владимир Политов 1999-2006 елларда өйләнеп яшәгән иде. Бу гаиләдә аның кызы Алена бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100