Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Баһ хастаханәдәге кебек система куярга өйрәнгән, тик кыярларга...

Җырчы теплицада төшкән видео куйган.

news_top_970_100
Илназ Баһ хастаханәдәге кебек система куярга өйрәнгән, тик кыярларга...
«Татар-информ» архивы

Җырчы Илназ Баһ видеода теплицада кыяр ашап утыра. Бакчачының кыяры уңганлыгы күренеп тора.

«Бакчачы hөнәрен үзләштерәм әле. Рәхәт бит үзең үстергән җимешләрне ашарга», — дип язган җырчы.

Ул үзләре өйдә булмаганда кыярларга су сибү җайланмасы уйлап тапкан. 2-5 литрлы савытларга су тутырып өскә асып куйган һәм хастаханәдәге кебек системаны тоташтырган. Кыярларның тамырына акрын гына су тамып тора.

«Кыяр су ярата бит инде. Менә суны ачып куясың да, эшкә чыгып китәсең. Биш литрлы шешәдәге су биш көнгә җитә», — дип сөйли җырчы.

«Вәт, шәп икән! Беренче күрәм мондый җайланма», «Вәт баш сездә! Кайсыгыз уйлап тапты», «Мәңге башымы килмәс иде», «Менә бит ничек шәп, Кемгә бакчаны калдырырга дип уйлыйсы да юк», — дип инстачылар яшь бакчачыны мактаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100