Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов «Ага чишмә» җырын яңача яздырган

Ретро-җыр татар һәм башкорт телләрендә тәкъдим ителә.

news_top_970_100
Айдар Галимов «Ага чишмә» җырын яңача яздырган
Рамил Гали

Айдар Галимов Сибгат Хәким сүзләренә Фирзәр Мортазин язган «Ага чишмә» хитын яңача яздырып тәкъдим итте. «Дусларым, сезнең игътибарыгызга тагын бер ретро җырыбызның яңартылган варианты», — дип яза ул инстаграмдагы сәхифәсендә.

«Ретроның да ретросы инде бу. Инде мин 30 ел элек диярлек „Азамат“ка кушылып җырладым, ә миңа тиклем авторы- атаклы Фирзәр Мортазин (бәлки аның аккаунты бардыр?) аны бөтен ил буенча шаулатып өлгергән иде! Хәтерлим, ул елларда Фирзәр абзый ничектер минем язманы ишетеп, мактап та куйган иде: „Оригиналь килеп чыккан синең башкаруда“ — дип, әй шатланган идем ул сүзләргә», — дип искә ала Айдар Галимов.

Ул бу җырның башкорт телендә җырланган варианты ныграк та популяр булып, күбрәк тә яңгырады дип саный. «Яңартылган вариантны да без, әлбәттә, ике телдә эшләдек. Тагын бер күңелле ягы, бу җырны яңартуны күпләр көттеләр, күптән сорыйлар иде. Менә ул көн килеп җитте, тыңлагыз дусларым, яшьлекләрегезне, бала чакларыгызны искә алыгыз», — дип яза ул.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100