Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Антарктида бозлыгы ярылып, Петербург шәһәре кадәр зурлыктагы айсберг барлыкка килгән

Ун ел элек барлыкка килгән ярыклар бик тиз тирәнәеп, 150 метр калынлыктагы бозлык ватылган.

news_top_970_100
Антарктида бозлыгы ярылып, Петербург шәһәре кадәр зурлыктагы айсберг барлыкка килгән
https://pixabay.com

Антарктида бозлары ватылып, гигант айсберг барлыкка килгән. Аның мәйданы 270 квадрат километр, бу Петербург шәһәре мәйданы кадәр. РИА Новости агентлыгы Бөек Британиянең Антарктика хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Айсберг Брант шлейф бозлыгыннан аерылган. Биредә Британиянең Halley тикшеренү станциясе урнашкан. Ун ел чамасы элек 150 метр калынлыктагы бозлыкта ярыклар барлыкка килгән. Гыйнварда иң зур ярыкларның берсе актив рәвештә үсә башлый, ул тәүлегенә бер километрга арта. 

26 февральдә берничә сәгать эчендә ярык берничә йөз метрга кадәр киңәя һәм айсберг барлыкка килә.

Галимнәр фикеренчә, моның станциягә зыяны булмый. Айсберг ватылгач, агып китмәс өчен, әле 2016 елда ук станцияне континент эченәрәк күчергәннәр.

Айсберг континенттан читкә йөзеп китәргә яки сайлыкка утырып, бозлык янында калырга мөмкин.

2019 елның октябрендә Антарктикададан 314 миллиард тонна зурлыктагы айсберг аерылып киткән булган инде, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100