«Яңа Гасыр» телеканалы хәбәрчесе Нияз Рахман Африкага күчә?

Журналист Көньяк Африкадагы Танзания Республикасының Занзибар утравында ял итә.

«Яңа Гасыр» телеканалы хәбәрчесе, тамада Нияз Рахман Африкадагы ялыннан яңа фотолар куеп тора. Ул Африка малае фотосын куйган.

Журналистның тамада дуслары малайны аңа охшаткан.

«Сул борын тишеге сиңа охшаган», - дип комментарий калдырган тамада Ренат Галиәскаров.

«Күзләреме, борынымы шунда, синекенә охшап китә. Койган да куйган инде», - дип язган бәйрәм чаралары оештыручы, алып баручы Газинур Фәйзуллин.

Ике тамада әңгәмә корган.

Н: - Монда башта тамада «сыный» ди кәләшне, аннары гына ире.

Г: - Минем телефон номерын калдыр аларга.

Н: - Мин монда күчәм, калган заказлар синеке.

Г: - Синнән соң барып та тормасаң була инде.

Н: - Монда авыллар күп.

Г: - Беләсең бит инде, мин районнар буйлап йөрмим.