Алинә Заһитова инстаграмын ник япкан? | intertat.tatar

Алинә Заһитова инстаграмын ник япкан?

Алинә язылучылары саны кисәк кенә артып китүдән зарлана.

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсен ябык итеп үзгәртте.

Ул моны язылучылар саны кисәк арту белән аңлата.

«Сәхифәңне ник яптың дип күпләр сорый. Соңгы вакытта миңа бик күпләр язылды. Каян килгәннәрдер — белмим, аңлашылмый торган ботлар. Соңгы тамчы иртән булды — бер сәгать эчендә җиде меңнән артык кеше язылды. Танышларым сүзләренчә, әгәр ботлар күп итеп язылса, Инстаграмның сәхифәне ябып куюы бар, аннары сәхифәне берничек тә яңартып булмый. Шуңа күрә сәхифәмне вакытлыча ябып тордым», — дип аңлата ул.