Римма Никитинага ни өчен фамилиясен алыштырырга кушалар? | intertat.tatar

Римма Никитинага ни өчен фамилиясен алыштырырга кушалар?

Римма Никитинага ни өчен фамилиясен алыштырырга кушалар?
Җырчы Римма Никитина инстаграмында фамилиясен яклап язган.

"Миңа еш кына "Римма, безнең Республикада чын-чынлап популярлык казану өчен, син татар фамилиясен алырга тиеш, алайса уңышка ирешә алмаячаксың!" - диләр. Әмма алар иң мөһим нәрсәне белми: минем фамилия - ул МИН!!! Һәм уңыш, акча яисә мода өчен үз гаиләмнең тарихын алыштырырга җыенмыйм. Минем өчен бу тема ябык. Мәңгегә!" - дип язган Римма.