Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фазлыевлар тагын маҗарага очраган...

Җырчы Алсу һәм Азат Фазлыевлар соңгы арада гел маҗараларга очрый башлаган әле. Әллә үзләре таркауланган, әллә нәрсә шунда... Бу юлы алар Себер якларыннан эшлекле сәфәрдән кайткан вакытта самолетка чак кына соңга калмаганнар. Аэропорт хезмәткәрләренә микрофон аша исем-фамилияләрен игълан итәргә туры килгән.

news_top_970_100
Фазлыевлар тагын маҗарага очраган...
Рамил Гали

«Вакытыннан бик күпкә алда аэропортка килдек, теркәлүне үтеп куйдык бит әле. Чәй генә эчеп алырга идек, югыйсә. Вакыт шулкадәрле тиз үтеп киткән. Берзаман микрофоннан безнең исемнәрне укыйлар. Бер мәлгә эчемнән генә„ кара, безне монда да беләләр икән, дип уйлап куйдым», — дип көлә-көлә сторис төшергән Азат. 

Новосибирск шәһәренә очулары да мәшәкатьле булган иде Фазлыевларның. Ул чагында очарга сәгать ярым вакыт калып барганда Алсуның югалган сумкасын кибетләр буйлап эзләп йөрде алар. Ә сумкада — документлар, карталар һәм башка кирәк-яраклар… Бәхеткә, таптылар да очтылар.

...Өч бала әти-әнисе булу да, тыгыз эш графигы да үзенекен итә, күрәсең. Фазлыевларны тагын нинди маҗаралар көтәдер, кызык бит, күзәтеп барыгыз.

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100