«Без хәзер бишәү» - Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камаловның өченче улы туды | intertat.tatar

«Без хәзер бишәү» - Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камаловның өченче улы туды

Иҗади гаиләнең өченче уллары туды.

Баянчы Рәзил Камалов белән җырчы Рәфинә Ганиуллина өченче тапкыр әти-әни булды. Бу хакта иҗади гаилә инстаграмда үз сәхифәләрендә хәбәр итә.

«Бүген, 26 октябрьдә безнең өченче улыбыз туды.

7.00 йокыдан тордым, бүген түгелдер инде дидем, чөнки 19 октябрьдан бирле көтәбез, 8.08 минутта дөньяга килде, сизми дә калдым, Аллага шөкер.

Бәхетле бул, балакаем, безнең гаиләбезгә рәхим ит!», дип шатлыгы белән уртаклашкан әни кеше.

«Без хәзер бишәү»! Бүген өченче улыбыз дөньяга туды. Рәхмәт әнисе, син герой!!!», дип язган өч ул әтисе.

Инстачылар артистларны гаиләләре ишәю белән котлый һәм изге теләкләрен җиткерә.

Төпчек малайның Сөләйман һәм Айтуган исемле абыйлары бар инде.