Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тылсымчыма рәхмәт» — Данир Сабиров хатынына нинди машина алып биргән?

Миләүшә Сабирова ире бүләк иткән кара төстәге «Порше»сын инстаграмда күрсәткән.

news_top_970_100
«Тылсымчыма рәхмәт» — Данир Сабиров хатынына нинди машина алып биргән?
https://www.instagram.com/milagrasss555/

Данир Сабиров хатынына текә машина алып биргән. Миләүшә Сабирова «Порше»сын инстаграмда күрсәткән. «Хыялым чынга ашты. Тылсымчыма рәхмәт», — дигән ул.

Инстачылар Миләүшәгә хәерле юллар теләгәннәр һәм «иренең кү… генә үбеп торырга» кушканнар.

«Артыгын кыланасыз, бераз тыйнак булу комачау итмәс иде»;

«Бу хакта хыялланырга кирәкми. Мәңгелек җәннәткә эләгү өчен бу тормышта күбрәк изге эшләр башкарырга тырышырга кирәк. Сезнең чынга ашкан хыялыгыздан фәкыйрьләргә һәм ятимнәргә нинди файда? Берәр кешене ач үлемнән коткардыгызмы? Сез туздырган акчалар сезнеке түгел. Аларны сезгә Аллаһы Тәгалә сынау итеп, нәрсәгә сарыф итәчәгегезне карау өчен җибәрә. Алар бүген бар, иртәгә юк. Уйлагыз, әлегә соң түгел. Сез бит күпләргә үрнәк күрсәтәсез. Яхшылык, игелек өләшергә кирәк. Исраф итү — зур гөнаһ», — дип тә язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100