Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мунча ташы»ндагы Матуркаева — Алчәчәк Әхмәтовага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар

«Мунча ташы» эстрада театрының элекке артисты Алчәчәк Әхмәтова кияүгә чыгарга җыена. Кияүгә чыгу тәкъдименә ул «әйе», — дип җавап биргән. Бу мизгел кергән видеоны ул инстаграм битенә урнаштырган.

news_top_970_100
«Мунча ташы»ндагы Матуркаева — Алчәчәк Әхмәтовага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар
https://www.instagram.com/alchachak_akhmetova.777/

Видеода күренгәнчә, Алчәчәчккә тәкъдимне бер мәҗлестә ясаганнар. Ак күлмәк кигән Алчәчәккә кәләш чәчәк букетын бүләк итә һәм шул вакытта аңа егете йөзек биреп, кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Алчәчәк: «Әйе!» — дип җавап бирә. Яшьләр кочаклашып үбешәләр.

Кунаклар яшьләргә «котлыйбыз», — дип әйтә.

— Онытылмаслык мәҗлестә мине матур итеп ясадылар, — дип язган ул.

Алчәчәкне халык та котлаган: «Котлыйм, бәхетле булыгыз», «бер-берегезне саклагыз», «син моңа лаек», — дигәннәр.

«Мунча ташы» татар сатира һәм юмор эстрада театрында ун ел буена эшләде, бүгенге көндә Алчәчәк Әхмәтованың 2010 елда Түбән Кама шәһәрендә ачкан хатын-кызлар киеме кибете бар. Алчәчәк әңгәмәләрендә дә кибеткә товарны Төркиягә барып, үзем сайлап алып кайтам, дип сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100