Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевка әнисе: «Минем эшкә тыгылмагыз»

Җырчы авылда әнисе белән сөйләшеп утырганны яшерен камерага төшергән.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевка әнисе: «Минем эшкә тыгылмагыз»
«Татар-информ» архивы

Фирдүс Тямаев авылга әнисенең хәлен белергә кайткан. Алар капка төбендә сөйләшеп утыралар. Әнисе 75 тавык кына суйганын, иллене суясы булуын, тагын 100 каз алырга җыену турында сөйли.

«Таналарны бозаулатырга калдырам. Миңа азык кына тап, бәлки берәр ферма салып бирерсез әле. Акыллы кеше җәй көне эшли ул, җәй көне ял итәргә бармыйлар», — дип сөйли мөлаем ханым.

Җырчы әнисенә терлекләрен бетереп, ял итәргә барырга тәкъдим итә. «Мин сиңа эшеңне туктат димим бит, минем эшкә тыгылмагыз. Әле килер шундый көн. Өстәл артыннан караватка, караваттан өстәл янына гына йөри торган вакыт җитәр. Менә шул вакытта терлек карамаска, бернәрсә эшләмәскә булыр», — ди.

Инстачылар җырчының әнисенә сәламәтлек теләгән һәм «уңган әни» икән дип комментарий калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100