Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда бер машина авыл хуҗалыгы техникасын тәгәрмәчләре арасыннан узган — видео

ВАЗ2113 машинасы сиптергечнең тәгәрмәчләре арасыннан чыгып киткәнен видеорегистратор төшереп алган.

news_top_970_100
Чаллыда бер машина авыл хуҗалыгы техникасын тәгәрмәчләре арасыннан узган — видео

Чаллының Машина төзүчеләр урамында гадәттән тыш хәл булган. Авыл хуҗалыгы техникасы астыннан, зур тәгәрмәчләр арасыннан җиңел машина узып чыгып киткән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итә.

Авыл хуҗалыгында кырларга төрле матдәләр сиптерә торган махсус техника юл уртасыннан диярлек бара. Аның артыннан «ВАЗ 2113» машинасы бара. Җиңел машина зур техниканы төрле яклап узарга маташа. Аннар ул алдыннан бара торган зур тәгәрмәчләр арасыннан — техниканы астыннан гына узып чыгып китә.

ВАЗ2113 машинасы сиптергечнең тәгәрмәчләре арасына — техника астына җиңел генә сыеша.

Хәзер бу машинага штраф түләттерүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100