Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Соңгы кыңгырау» онлайн: укучылар мәктәп белән ничек саубуллашты

Коронавирус пандемиясе таралу сәбәпле, мәктәпләр онлайн укытуга күчкән иде.

news_top_970_100
«Соңгы кыңгырау» онлайн: укучылар мәктәп белән ничек саубуллашты
Илнар Төхбәтов

Бүген барлык мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» онлайн чыңлады…

Россия Мәгариф министрлыгы коронавирус пандемиясе шартларында ил мәктәпләрен тәмамлаучыларга ярдәм йөзеннән «Соңгы кыңгырау 2020» бөтенроссия акциясен уздырды. Чара онлайн-режимда оештырылды.

Масштаблы онлайн-марафон трансляциясе министрлык берләшмәсендә «ВКонтакте» социаль челтәрендә һәм ведомствоның рәсми сайтында «Соңгы кыңгырау 2020» бүлегендә оештырылды.

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен социаль челтәрләрдә оештырылган соңгы кыңгырауда берьюлы берничә акция һәм флешмоб узды. Шулай ук «миллионнарның чын кумиры булган популяр шәхесләр» белән турыдан-туры эфирлар әзерләнде, диелә рәсми хәбәрдә.

Минзәлә гимназиясенең 5 сыйныфлары өйдә торган килеш кенә шигырь укып яздырган. Алар Фәнис Яруллинның «Иң гүзәл кеше икәнсез» шигырен сөйли. Балалар бәйрәмчә киенеп баскан.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Россия Мәгариф министрлыгы бүген коронавирус пандемиясе шартларында ил мәктәпләрен тәмамлаучыларга ярдәм йөзеннән «Соңгы кыңгырау 2020» бөтенроссия акциясен уздыра. Чара онлайн-режимда оештырыла. Масштаблы онлайн-марафон трансляциясе министрлык берләшмәсендә «ВКонтакте» социаль челтәрендә һәм ведомствоның рәсми сайтында «Соңгы кыңгырау 2020» бүлегендә оештырылачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен социаль челтәрләрдә оештырылган соңгы кыңгырауда берьюлы берничә акция һәм флешмоб узачак. Шулай ук «миллионнарның чын кумиры булган популяр шәхесләр» белән турыдан-туры эфирлар әзерләнгән. #Татарстан #Соңгыкыңгырау

Публикация от Татарстан Республикасы (@tatarstan.tat)

Мөслим гимназиясендә укучы малайның әбисе дә инстаграмга фото куйган.

«Бүген минем икенче оныгымның да соңгы кыңгырау бәйрәме буласы иде, бу коронавирус дигән афәт аркасында бәйрәм була алмады. Фото 9 класстагы Соңгы кыңгырау бәйрәменнән. Улым, барыбер мин сине котлыйм, имтиханнарыңда уңышлар телим, сәламәт бул, барлык максатларыңа ирешергә насыйп булсын», — дип яза Гөлнур ханым.

Арча районы Түбән Мәтәскә мәктәбендә 11 сыйныфны тәмамлаучылар да онлайн «Соңгы кыңгырау» бәйрәм иткән. Алар күмәк фотолардан видеорәт ясаган, аннары һәрберсе аерым-аерым шигырьләр укып, теләкләр теләп видео куйганнар.

Арча районы Ташкичү авылы укучылары «Рәхмәт, укытучы» флешмобына кушылган.

Балтач районындагы Бакый Зиятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең чыгарылыш класс укучысы Азалия Ситдыйкова шигырь юллары белән укытучыларына рәхмәтен әйтә.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

МБГБУ" Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе" Арча муниципаль районы ТР, флешмоб "Спасибо, учитель". #выпускник2020_рдш #спасибоучитель2020_рдш #спасибоучителя #мойзвоноксрдш #соңгыкыңгырау #25мая? #эстафетапоследнегозвонка #счастливоедетство #бәхетлебалачак #vospitaniemoinrt #vospitatelnaya_rabota_arsk #арскийрайон #волонтерыпобедыарска #волонтерыпобедырт #волонтерыпобедырф #рдш #снтрт #снт #минемрдш #рдшрт #минемрдш #vospitaniearsk

Публикация от МБОУ"Ташкичинская ООШ" (@tashkichinskaya_shkola)

Түбән Кама районындагы Кызыл Чапчак мәктәбе укучылары да бәйрәмне онлайн уздырган.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Мәктәп еллары! Нинди гүзәл көннәр! Тупланганнар аңа барысы да: Укучының кайгы-шатлыклары, Яшь кызларның сагышы... Шау-гөр килеп узган кичәләр, Яшьләрнең шат,шаян җырлары, Яшь кызларның керсез хыяллары, Җырлап үткән мәктәп еллары. Синдә кала,барысы синдә кала Гүзәл уку,мәктәп еллары. Бакый Зиятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең чыгарылыш класс укучысы-Азалия Ситдикова # балтасикультура #культурабалтаси #княбаш #кенэбашавылклубы #мэдэният #последнийзвонок #соңгыкыңгырау#карадуванскоесп

Публикация от Кенэбаш авыл клубы. Зият.Зиля (@ziiatdinova.zilia)

Россия Мәгариф министрлыгы чыгарылыш сыйныфлар өчен Бөтенроссия онлайн «Соңгы кыңгырау» марафоны уздырды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100