«Күп гаиләләр авыр хәлдә калды» Гөлназ Шәрипҗанова президентка мөрәҗәгать белән чыкты

Җырчы, ике бала әнисе Гөлназ Шәрипҗанова Инстаграм битендә президентка мөрәҗәгать белән чыккан.

«Улым, борчылма. Сиңа тиешле 5 мең сум акчадан апаңның балалар бакчасына түләсәң дә, төгәл памперс алырлык җитә әле. Кызык һәм кызганыч. Бик күп гаиләләр авыр хәлдә калды. Балалар бакчалары өчен түләүне бетерегез», — дип язган ул.

«Тагын берне тапсагыз, 50 % кына түлисе», — дип киңәш биргән блогер, дүрт бала әнисе Гөлзар Вәлиева.

«3-15 яшькә кадәр балаларга 10 мең бирәләр», — дип язган бер инстачы.

«Беләм, рәхмәт. Шуны исәпләп, түләтәләрдер инде аны», — дип җавап кайтарган Гөлназ Шәрипҗанова.

«Кызыгызга 10 мең бирәләр, малайныкына тимәгез!», «Хөкүмәт бер кулы белән бирә, икенчесе белән ала», «Сезнең белән килешәм, бакчага йөрмәсәк тә, ашау өчен дә түләтәләр», «Адәм баласына күпме бирсәң дә аз», — дип яза җырчының виртуаль дуслары.