Барселонада Салаватны талаганнар, улы белән спорт костюмнарыннан гына калган

Барселонада Салаватны талаганнар, улы белән спорт костюмнарыннан гына калган
Барселона шәһәрендә Салават Фәтхетдинов белән улы Рөстәмне талаганнар. Бу хакта ул Инстаграмда язган.

“Дошманнарымны шатландырасым килә. Без улым Рөстәм белән Барселонада полиция участогында утырабыз. Безне гомердә беренче тапкыр таладылар. Машина тәрәзәсен ватканнар һәм бар әйберебезне алганнар. Спорт костюмнары белән генә калдык. Бер телефон калды. Шундый аңгыра халык, татар телендә дә, инглиз телендә дә аңлатып булмый. Кайткач язармын. Иң яхшысы Татарстанда һәм Казанда яшәү, кадерен белегез”, - дип ачынып язган Татарстанның халык артисты.


Инстачылар җырчыга сабырлык теләгән: “Салават абый, иң мөһиме сәламәтлегегез булсын, машинасында яңартырсыз, киемнәрендә алырсыз, сүз юк, ачу килә, сабыр, саулык китмәсен”.