Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Вертолетлар коронавирус сиптереп йөри» дигән видеода чынлыкта нәрсә?

Мессенджерларда вертолетлар ковид сиптереп йөри, шуңа күрә авыручылар артты, дигән видеоролик таралды.

news_top_970_100
«Вертолетлар коронавирус сиптереп йөри» дигән видеода чынлыкта нәрсә?

Бүген мессенджерларда «урамга чыкмагыз, чыксагыз да 3 кат маска киеп чыгыгыз, кичә һәм бүген төнлә сиптереп йөргәннәр, төнлә 450 кешедә ковид булган», дигән хәбәр таралды. Бу хәбәр, күрәсең күбрәк кешене ышандыру максатыннан, татарларга «якын» итеп язылган, анда татар исемнәре бар. «Гөлсылу мәктәбендә 12 бала 39 белән ауган, Искәндәр дә 39 белән ята, төнгә 12гә күтәрелде, минем дә 37.9 иде. Кирәк булмаса, чыкмагыз урамга», — дип куркытып язалар.

Билгеле, бу видеоның «омикрон» яки башка вирус «таратуга» бернинди катнашы да юк. Бу вертолетлар башка шәһәрдә төшерелгән булуы да ихтимал.

Видеороликта һавадан очып барган вертолетлар, алар артыннан ак полоса кала, беренче карашка алар чыннан да порошок сиптереп бара кебек. Мессенджерларда «җәен алай түгел иде» дип, чыннан да вертолетлар һавадан халыкны агулый дип ышандырырга тырышучылар бар.

Чынлыкта моның билгеле коронавируска, «халыкны агулауга» бернинди катнашы да юк. Бу конденсацион, икенче төрле әйткәндә инверсион эз дип тә атыйлар. Ул бик вак боз һәм пардан гыйбарәт. Кышын мунча ишеген ачкач, аннан пар чыккан кебек күренеш. Салкын һавада вертолет яки самолеттагы авиацион ягулык янганнан соң кайнар һава агымы салкын тирәлеккә чыга һәм бик вак су парлары ката, шулар ак эз булып күренә.

Вертолет йөртүче тизләнеш алганда, автомобильдәгечә әйтсәк, «газга басканда» күбрәк пар кала, тигез генә очканда азрак булуы ихтимал.

Шушы ук күренеш салкын һава булганда автомобильләрдә дә күзәтелә — 30 градус салкын булганда алар да «коронавирус таратып» йөри: аларның да глушительләреннән чыккан кайнар һава ап-ак пар булып тарала.

Бу хәбәрне йөрәгегезгә якын алган булсагыз, исегезгә төшерегез — биектән очкан самолетлар артыннан ак эзләр коронавирус барлыкка килгәнче дә калды, аннан соң да калачак.

Бу видеоның Татарстанда түгел, Омск өлкәсендә төшерелгән икәне дә ачыкланды. Аны «Арчада, Мөслимдә…» дип язучылар халыкны алдый.

«Вертолетлардан таралган омикрон» ның дөрес түгел икәнлеген тагын бер ысул белән дә аңлатып булыр иде. Хәтта андый әкиятне тормышка ашырып караган очракта — вертолеттан коронавируслы һаваны тараткан очракта да кешеләр барыбер чирләмәс иде. Вирус — тере организмда булганда гына яши, салкын һавада ул шунда ук үлә. Әйтик, грипп вирусы да бина, транспорт эчләрендә булганда, җылы һавада гына кешедән кешегә йога, көннәр салкынайтканда эпидемия дә чигенә.

Шуңа күрә фейк хәбәрләргә ышанмагыз! Һәм әле мондый фейк хәбәрләр нерв күзәнәкләрегезгә генә түгел, кесәгездә дә зыянлы булуы бар. Ялган хәбәрләр тараткан өчен җаваплылык каралган, штрафка тартылуыгыз ихтимал. Үзегезне дә, башкаларны да ялган хәбәрләр белән куркытмагыз. Коронавирус вертолеттан кешегә түгел, авыру кешедән сәламәт кешегә йога торган авыру.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100