Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Римма Никитина Гөлназ Асаеваның «Саф булып кияүгә чыгарга кирәк» дигәненә җавап бирде

Җырчы кызлар икесе ике төрле фикердә.

news_top_970_100
Римма Никитина Гөлназ Асаеваның «Саф булып кияүгә чыгарга кирәк» дигәненә җавап бирде
https://www.fotor.com/create/collage

Гөлназ Асаева кызларга кияүгә гыйффәтле булып чыгарга киңәш биргән иде. «Иремә кадәр беркем белән дә мөнәсәбәтләргә кергәнем булмады. Әгәр ирегезнең сезне кулларында күтәреп йөртүен теләсәгез, кияүгә гыйффәтле булып чыгыгыз», — дип әйткән иде ул.

Римма Никитина — киресенчә. «Интертат»ка биргән интервьюсында: «Барысы белән дә йокларга кирәкми. Мин йөргән егетләрем белән генә йокладым. Әгәр син берәр егет белән йөрисең һәм йоклыйсың икән, моның нәрсәсе булсын инде?» — дип сөйләгән иде.

Гөлназ Асаеваның фикереннән соң, Римма Никитинаның да әлеге четерекле мәсьәләгә карата булган карашын белештек.

«Миңа 32 яшь. Кайчан кияүгә чыгуым билгеле түгел. Бәлки 35тә, бәлки 40тадыр. Һәр кешенең үз вакыты. Никахка кадәр бергә яшәргә ярамый, дигән критерийны төп принципка санамыйм. Кайберләре саф булып, бик кыйбатлы туйлар ясап өйләнешәләр дә, икенче көнгә аерылышалар. Мин мондый вариант яклы түгел.

Гөлназ Асаева гыйффәтле булып кияүгә чыккан икән — бу аның шәхси хокукы. Гомумән, ирнең хатынына карата булган яхшы мөнәсәбәте, кулларында гына йөртүе кызның сафлыгыннан тормый. Яраткан кеше сине ничек бар, шулай ярата. Аңа синең үткәнең мөһим дә түгел. Һәркемнең үз үткәне була. Яраткан кеше сине яратып, үткәнне тикшермичә, киләчәккә карап яши», — диде Римма «Интертат»ка.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100