«Китте дә барды» — Айрат Ильясов гаиләсендә зур кайгы | intertat.tatar

«Китте дә барды» — Айрат Ильясов гаиләсендә зур кайгы

Җырчының әтисе вафат булган.

Элекке «Эссе» төркеме солисты Айрат Ильясовның әтисе вафат. Ул бу турыда үзенең инстаграмында хәбәр итә. «Әти китте дә барды», — дип язган Айрат.

«Нәрсә булды бу дөньяларга? Марат абыйның урыны җәннәттә булсын», — дип комментарий калдырган үзе дә күптән түгел әтисен югалткан Әнвәр Нургалиев. «Авыр… Бик авыр», «Сабырлыклар сезгә», «Бик яхшы кеше иде, урыны оҗмах түрләрендә булсын», — дип яза җырчының башка сәхнәдәшләре.