Хәния Фәрхинең кызы Алсу: «Гаиләбезнең яңа әгъзасы бар» | intertat.tatar

Хәния Фәрхинең кызы Алсу: «Гаиләбезнең яңа әгъзасы бар»

Җырчының кызы Алсу Инстаграм битендә күңелле хәбәре белән уртаклашты. Аларның хәзер песи баласы бар икән.

«Гаиләбезнең яңа әгъзасы — Багира! Кызыбыз Раина этләрне һәм песиләрне бик ярата. Шуңа песи баласы алырга булдык. Раина бик шатланды», — дип сөйләде яшь әни Алсу.

«Бигрәк матур! Раина янына иптәш кайткан», «Бәбиләр! Бергә үсәрләр», «Нинди матурлык!» — дип язган инстачылар.